ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш быел икенче булды (беренчесе быел 5 апрельдә булган иде) һәм «Алабуга» МИЗ административ бинасында узды.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеген төзү һәм салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында" 2019 елның 13 сентябрендәге 831 номерлы карары нигезендә салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш башкарылды.

Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеге  №05-126 боерыгы белән формалаштырылды һәм расланды. Салым чыгымнары салым чыгымнары кураторлары арасында максатчан категорияләр буенча бүленгән (социаль, стимуллаштыручы).

30 ноябрьдә Зеленодольск муниципаль районында 11.00 сәгатьтән алып видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү узачак.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар бюджетка тщк]дим ителгщн төзәтмәләрне хупладылар һәм Дәүләт Советына "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" законы проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай ук халыкның финанс белемен күтәрү программасын үтәү турындагы контроль мәсьәлә дә каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 15 октябреннән 2021 елның 14 ноябренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя бер баррель яки тоннага 601,9 доллар тәшкил иткән.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәре - икътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семёнычев Артур Леонидович бар, ул "икътисадның реаль секторы белән идарә итү" номинациясендә җиңде.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

ФНБ акчалары исәбеннән финанслана торган үз-үзләрен аклый торган инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен фонд чаралары белән идарә итү тәртибенә һәм аларны проектларга урнаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карарлары проектлары эшләнде һәм җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырылды.

Башлангыч бәяләүләр буенча федераль бюджетның төп күрсәткечләренең 2021 елның гыйнвар-октябрь айларында үтәлеше түбәндәгечә булган:

- кергән керемнәр күләме - 20 430 838,0 млн сум яисә «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон (алга таба - Федераль закон) белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата 108,9%.

- чыгымнарны үтәү - федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 18 290 730,5 млн сум яисә, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмаларына 73,4%-ка;

- профицит - 2 140 107,5 млн сум.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

РФ финанс министры Антон Силуановның РФ Дәүләт Думасында чыгышы

- Хөрмәтле Вячеслав Викторович, хөрмәтле депутатлар!

Бүген тикшерелә торган закон проекты алда торган өчьеллыкка бюджет пакетының бер өлеше булып тора, без аны сезнең белән карадык. Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр беренче чиратта кара һәм төсле металлургия оешмаларының, шулай ук минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең салым салу системасын үзгәртүгә юнәлдерелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 ноябренә - 1 764,0 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 73,7 % тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International