2007-2008 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы программасы
Программаның паспорты
Программаны эшләү өчен нигезләр:
Татарстан Республикасы Президентының 2005 ел, 8 апрель, ПУ-121 нче Указы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру чаралары турында” 2005 ел, 12 август, 400 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясе
Программаны эшләүче:
Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы
Программаның максатлары һәм бурычлары:
- Тармакта, гражданнарның ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда коррупциягә юл куймау буенча тырышлыкны арттыру, кылган җинаятьләр һәм хокук бозган өчен җаваплылыкны котылгысыз итү буенча шартлар тудыру.
- Тармакта коррупция очраклары барлыкка килүгә ярдәм итүче сәбәпләрне ачыклау һәм бетерү буенча үз вакытында чаралар күрү:
- тармакның барлык өлкәләрендә дә идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү;
- гражданнарны коррупциягә каршы программаларны тормышка ашыруга киң җәлеп итү;
- дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү;
- коррупциячел гамәлләргә карата түземсезлек формалаштыру.
Программаны тормышка ашыру вакытлары:
2006-2007 еллар
Программаны үтәүче:
Министрлыкның коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем
Финанс чыганаклары:
Агымдагы финанслау
Программаның үтәлешен тикшерүдә тоту:
Программаны үз вакытында үтәү һәм үтәлешенең сыйфатын тикшерүдә тоту Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Көтелә торган нәтиҗә:
Министрлык җаваплылыгына караган тармакларда коррупциягә юл куймау