VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы
27.11.2019

2020 – 2022 елларга федераль бюджет проектында Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджет чараларын өстәмә бүлүгә һәм 2022 елга акцизлар исәпләү нормативлары өлешендә законнарны үзгәртүгә бәйле 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектынының 2 нче укылышына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынннан төзәтмәләр әзерләнде.

Аерым алганда, 2020 елга түбәндәге үзгәрешләрне искәртергә мөмкин: керемнәр һәм чыгымнар федераль чаралар буенча бер үк суммада 5,3 млрд. сум күләмендә арта.

Бюджет дефициты үзгәрми.

Федераль чаралар буенча төзәтмәләр 48 юнәлешкә кагыла, шулардан 24 юнәлештә күләмнәр төгәлләштерелә, 24 юнәлеш – яңадан бүленгәннәре.

Нигездә, әлеге төзәтмәләр белән түбәндәге юнәлешләр буенча чаралар бүленә һәм төгәлләштерелә: «Мәшгульлек», «Сәламәтлек саклау»; «Мәгариф»; «Мәдәният»; «Социаль сәясәт», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»; «Экология»; «Торак һәм шәһәр мохите», «Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме», «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү».

Федераль чараларны, шул исәптән финанслашу юнәлешләре буенча, 2020-2022 елларга бюджет турындагы законда чагылдыру, бюджетара трансфертларны бирү турында килешүләрне 2020 елда билгеләнгән срокларда төзү өчен (2019 елның декабре) кирәк.

2020 елга чаралар күләмен арттыруның эре юнәлешләре:

- авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме (инвестиция кредитлары буенча процентлар түләүгә чыгымнарның бер өлешен каплау) - 2,3 млрд. сум;

- заманча шәһәр мохитен булдыру - 1,2 млрд. сум

- авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итү 954 млн. сум;

- гражданнарның аерым категорияләренә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү - 369 млн. сум;

- инсульт һәм инфаркт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларын кичергән гражданнарны дарулар белән тәэмин итү - 201 млн. сум;

һәм башкалар.

Татарстан Республикасы бюджеты чараларын яңадан бүлү исәбенә ел саен өстәмә рәвештә ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә чаралар җибәрелә. Аерым алганда, 2020 елга арту 453,7 млн. сум тәшкил итәчәк.

Хайваннар авыруларын кисәтү һәм юкка чыгару, аларны дәвалау, сукбай хайваннарны тоту һәм карау, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклау чараларына субвенцияне арттыруга ел саен 26,1 млн. сум карала.

 

 



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International