Министр вәкаләтләре

Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә министр вазифага билгеләнә һәм вазифадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2005 елның 6 нчы июлендә 323 номер белән расланган Татарстан Республикасы финанс министрлыгы турында нигезләмә).
Министр:
  • шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра һәм Министрлыкка йөкләнелгән бурычларны үтәүдә һәм үз функцияләрен башкаруда шәхси җавап тота;
  • урынбасарлар арасында вазифаларны бүлә, Министрлык аппараты хезмәткәрләренең вазифаи күрсәтмәләрен раслый;
  • Министрлыкның структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләрне раслый;
  • Министрлык компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар проектларын билгеләнгән тәртиптә карап тикшерү өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертә;
  • Казначылык Департаменты эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне тәэмин итә;
  • Билгеләнгән тәртиптә Министрлык аппараты хезмәткәрләрен, территориаль органнарның җитәкчеләрен вазифага билгели һәм вазифадан азат итә;
  • Ведомстводан тыш оешмалар турында нигезләмәләр раслый;
  • Хезмәткәрләрнең чикләнгән күләмдәге санын, хезмәткә түләү фондын, штат расписаниесе бюджет ассигнованиясе, Министрлык аппараты һәм террториаль органнарны тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аша билгеләнгән бер тәртиптә Министрлык аппараты, җирле органнар һәм аңа буйсынган ведомстводан тыш оешмаларның аеруча танылган хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләренә тәкъдим итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International