Фәйзрахманов
Марат Җәүдәт улы
Татарстан Республикасы финанс министры
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 37
Телефон:
8(843) 264-79-06
Факс:
8(843) 264-78-01
E-Mail:
minfin@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1973 елның 18 маенда ТАССРның Биектау районы Константиновка авылында туа.

Белеме: Казан финанс-икътисад институтын (1995), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын (2005) тәмамлый.

Икътисад фәннәре кандидаты. Инглиз телендә иркен сөйләшә.

Хезмәт эшчәнлеге:

Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер булып башлый/

1993-1995 елларда -"Татплодоовощпром” берләшмәсендә икътисадчы.

1997-1998 елларда "Ак Барс" банкның кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм аны гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече булып эшли.

1998-1999 елларда – Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

1999 елда шулай ук – Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.

1999-2000 елларда — “Ак Барс" банкның Яшел Үзән филиалы директоры.

2000-2004 елларда — Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе.

2004-2007 елларда — коммерциягә карамаган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” дәүләт оешмасы директоры.

2007-2025 елның маеннан — Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.

2025 елның — Татарстан Республикасы финанс министр.

Гаилә хәле: Өйләнгән, өч бала тәрбияли. Спорт белән мавыга.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International