1979 елның 19 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган.
2003 елда «Бухгалтерия исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый
Хезмәт эшчәнлеге:
10.1998 - 04.2002 - СМУ-1 ЗПСФ бухгалтеры;
05.2002 - 02.2006 - "Шәһәр физкультура һәм спорт үзәге" коммуналь учреждениесенең өлкән бухгалтеры;
03.2006 - 01.2008 - "Яшел Үзән районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" муниципаль учреждениесенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе баш бухгалтеры;
02.2008 - 08.2008 - "Экорес" калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү комплексы" ҖЧҖ бухгалтер-икътисадчысы;
08.2008 - 07.2009 - "Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы;
07.2009 - 09.2011 - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары - бюджет бүлеге мөдире;
09.2011 - 01.2012 - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының бюджет өлкәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
01.2012 - 08.2012 - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
08.2012 - 01.2015 - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлеге башлыгы;
12.01.2015 - Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары.