Төп функцияләре:
- чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм Татарстан Республикасы бюджеты фаразын эшләүдә катнаша;
- чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проектын төзүне һәм аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыруны тәэмин итә;
- озак сроклы чорга Татарстан Республикасының бюджет фаразы проектын (бюджет фаразына үзгәрешләр проектын) әзерли;
- хисаплы финанс елында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы законы проектын билгеләнгән срокларда төзи һәм Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисап белән бергә Татарстан Республикасы Хисап палатасына тапшыру өчен кирәкле материалларны һәм документларны әзерләүне тәэмин итә;
- Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны караганда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары эшендә катнаша;
- "Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проектын әзерләүне һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыруны тәэмин итә;
- ел саен билгеләнгән срокларда Татарстан Республикасы бюджетының җыелма бюджет язмасын төзи һәм Татарстан Республикасы финанс министрына раслау өчен тапшыра;
- Татарстан Республикасы бюджетының җыелма бюджет язмасын алып баруны һәм үтәүне тәэмин итә