Төп функцияләре:
· Мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, мәдәният, архивлар, массакүләм мәгълүмат чыганаклары һәм халыкның мәшгульлеге буенча министрлык чыгымнары проектларын тикшерә;
· Татарстан Республикасы бюджеты проектын әзерли, социаль-мәдәни өлкәнең әйтеп узган тармаклары буенча Татарстан Республикасының тупланма бюджеты фаразын әзерли;
- Татарстан Республикасы бюджетының министрлык һәм ведомстволар буенча чыгымнар күләмен билгели, учреждения һәм чараларны тотуга мәгълүмати сметаларны билгеләнгән тәртиптә карый һәм раслый
- Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешендә катнаша.