Төп функцияләре:
· Татарстан Республикасы бюджетының барлык дәрәҗәләрендә керемнәр фаразын эшләп чыгара; керемнәр буенча тупланма бюджет проектын әзерли;
· Керем өлеше буенча җирле бюджет проектын әзерләп методик ярдәм күрсәтә;
· Бюджетның бөтен дәрәҗәләренә керемнәрнең тулаем җыелуын тәэмин итү өчен җитәкчелек карарларын кабул итү өчен тупланма бюджетның һәр керем чыганагы буенча мониторинг алып бара;
· Төбәк салымнар буенча Татарстан Республикасы Заоннары проектын эшләп чыгара һәм җирле салым һәм җыемнар буеча норматив актлар әзерләүдә методик җитәкчелек алып бара;
· Икътисади анализ, статистик мәгълүматлар, социаль-икътисади үсеш фаразы һәм республиканың башка министрлык һәм ведомство материаллары нигезендә икътисадның өстенлекле тармаклары һәм халыкның аз якланучы катламына дәүләт ярдәме чараларын эшләп чыгара.