Озак вакытка, урта вакытка һәм кыска вакытка Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын эшләп чыгаруда урнаштырылган тәртиптә катнаша;
Татарстан Республикасы бюджетының һәм Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керемнәр фаразын эшләп чыгара; керемнәр буенча тупланма бюджет проектын әзерли;
Татарстан Республикасы бюджетының һәм Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керем өлеше үтәлешен анализлый, түләүләрне җыюны яхшырту өчен тәкъдимнәр кертә;
Эре салым түләүчеләр һәм кече нефть компанияләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлый;
Эре салым түләүчеләрнең Татарстан Республикасының республика бюджеты белән мөнәсәбәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм аларны тормышка ашыра;
Эре салым түләүчеләр һәм кече нефть компанияләре түләүләре буенча Татарстан Республикасының республика бюджетының керемнәр фаразын әзерләүдә һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджеты керемнәре фаразын әзерләүдә катнаша.