Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.
Алексей Песошин ассызыклаганча, инфраструктураны үстерү, зур халыкара чаралар уздыру һәм уңай инвестицион климат Татарстанга туризмны үстерүдә Россиядә алдынгы булырга мөмкинлек бирде. 2017 елда Татарстанга 3 млн.нан артык турист килгән.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.