Владимир Путин икътисадны алдан үстерүне хакимиятнең өстенлекле юнәлеше дип атады

2018 елның 9 феврале, җомга

Икътисадны алдан үстерү якын киләчәктә өстенлекле юнәлеш булып тора, аннан башка күп өлкәләрдә, иң беренче чиратта социаль өлкәдә, яхшыруга ирешү мөмкин түгел дип белдерде РФ президенты Владимир Путин. Бу хакта ул җомга көнне Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съезды утырышында хәбәр итте.

“Якын киләчәктә без икътисадны алдан үстерүне өстенлекле юнәлеш дип билгеләүдән чыгып эш итәчәкбез. Мин шуның аңлануын телим, безнең теләк кенә бар түгел, без башкача уңышка, шул исәптән социаль өлкәдә, кардиналь ирешә алмыйбыз һәм шуны аңлыйбыз, төрле юллар белән шуңа омтылачакбыз”, - диде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International