«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында 2026 елда диспансер күзәтүендә булган югары куркынычлы пациентларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләрен профилактикалауны тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 342,75 млн. сум күләмендә чаралар бүлеп бирү каралган, шулардан 250,21 млн. сумы федераль бюджеттан, ә 92,54 млн. сумы республика бюджетыннан юнәлтеләчәк.