Киләсе сәяси циклда РФдә намуслы түләүчеләр өчен салым йөкләмәсе артмаячак кына түгел, ә кимиячәк дип сүз бирделәр. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
“Без кайдадыр дәшми-нитми салымнарны әйләндерәбез, арттырабыз дияргә ярамый. Әйтәсем килә, намуслы салым түләүчеләр өчен киләсе циклда салым йөкләмәсе артмаячак кына түгел, ә киресенчә, кимиячәк”, - диде Финанс министрлыгы башлыгы. Бу хакта ул Россия бизнесы атнасы кысаларында Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съезды утырышында хәбәр итте.