Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә инвестицион проект буенча фикер алышу кертелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының 2018 елдагы беренче утырышы. Ул чарада катнашучыларны 2017 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең күрсәткечләре белән таныштырды, үткән ел ҖТП 2,8%ка арткан, сәнәгать җитештерүе күләмнәре – 1,8%ка, төп капиталга инвестицияләр шул дәрәҗәдә сакланып калган.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та катнашты.