Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсендә законнарның камилләшүе белән бәйле үзгәрешләр турында киңәшмә

2011 елның 9 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасарлары, финанс министрлыгының һәм ТР финанс министрлыгының казначылык Департаменты катнашты. Финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсендә законнарның камилләшүе белән бәйле Федераль законнардагы үзгәрешләр турында чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International