Дмитрий Медведев салым системасын «көйләү» әһәмияте турында белдерде

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Россия салым системасы “билгеле бер көйләүгә” мохтаҗ дип белдерде РФ премьер-министры Дмитрий Медведев. Бу хакта ул икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

1 мартта Федераль собраниягә юлламасында Россия Президенты Владимир Путин киләчәк хөкүмәткә булдыра алганча тизрәк яңа салым шартларын формалаштырырга кирәк дип җиткергән иде. Аның сүзләренчә, салым системасы барлык дәрәҗә бюджетлары тулылануны тәэмин итәргә һәм икътисадый үсешне стимуллаштырырга тиеш. Аннан соңрак РФ финанс министры Антон Силуанов аның министрлыгы якын киләчәктә Россия салым системасы көйләү буенча тәкъдимнәр (алар эшмәкәрлеккә йөкләмәнең бер өлешен турыдан турыдан-туры булмаган салымга күчерергә мөмкинлек бирәчәк) әзерләячәк дигән иде.

“Икътисад үсә һәм хәзерге вакытта зур, шул исәптән президент юлламасыннан, бурычлар бар. Салым системасына чыннан да билгеле бер көйләү кирәк. Һәр салым системасы бер-берсенә бәйле бурычларны гамәлгә куя: бер яктан, бюджетны тулыландыра, икенче яктан, ул структур үзгәрешләрне стимуллаштырырга тиеш. Шушы ике якын килү балансы – иң авыр бурыч, бәлки РФ хөкүмәтенә шушы өлкәдә эшләргә туры килә”, - диде Медведев.

Аерым алганда, бурычлар арасында премьер нефть тармагында салым маневры тәмамлау буенча карарны кабул итүне билгеләде.

“Без сезнең белән гел сөйләшкән тагын бер мөһим юнәлеш – төбәкләрнең җирле салымнарына карата федераль карарлар белән кертелгән төрле льготалар һәм алулар системасында тәртип урнаштыру. Без гомумән ике ачкыч механизмын файдалану турында килештек, бу төбәкләр үз салым базасына күбрәк тәэсир итә алсын өчен эшләнде. Бу вакытта, әлбәттә, субъектлар җитәкчеләре төп максат итеп фиксаль бурычларны түгел, ә үз төбәкләре, үз территорияләре үсешен билгеләргә тиеш”, - диде  Медведев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International