Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек турында: Бөтен өлкәләрдә дә иминлекне тәэмин итәргә кирәк

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең, Республикасында коррупциягә каршы комиссиянең, Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында Татарстан Республикасында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара төбәк оператив штабының, Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү оператив штабының һәм Татарстан Республикасы Янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең уртак утырышы узды. 

Утырыш 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланганды. 

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, куркынычсызлыкны бөтен өлкәләрдә дә гарантияләргә кирәк: аерым һәр катнашучыдан алып, бөтен җәлеп ителә торган ресурслар һәм инфраструктура объектларына кадәр. 

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International