«Җиңү» оештыру комитеты утырышы узды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.

Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннар, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел булуны бәйрәм итүгә әзерлек башлануы турында игълан иттеләр.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International