РФ Финанс министрлыгы керемгә карап алына торган салымны 13% калдырырга тәкъдим итте

2018 елның 25 мае, җомга

13% керемгә карап алына торган салым – “яхшы принцип”, Финанс министрлыгы аны үзгәрешсез калдырырга тәкъдим итә, ләкин ахыргы карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры, беренче вице-премьер Антон Силуанов җиткерде.

“Без барыбыз да соңгы вакытта түләгән унөч процент – миңа калса, аннан качып калу мөмкинлеге булмау белән керемнәргә салым салуның бик яхшы принцибы. Шуңа күрә без керемгә карап алына торган салымны үзгәрешсез калдырырга тәкъдим итәбез”, - диде Силуанов ПХИФ кысаларында сессиядә чыгышы вакытында.

“Ахыргы карарны әле Хөкүмәт кабул итәчәк”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International