“Цифрлы икътисад” программасы приоритетлары арасында – инновацияле идеяләргә стимул бирү һәм икътисадый ирекләрне, россиялеләрнең милеген һәм шәхси тормышын ышанычлы якларга мөмкинлек биргән сыгылмалы хокукый җайга салуны булдыру. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.
“Бу елдан башлап, безнең дәүләттә “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” программасы гамәлгә куела. Аның максаты – икътисадны, дәүләт идарәсен, социаль өлкәне нәтиҗәлерәк һәм конкуренциягә сәләтлерәк итү, инновацияле идеяләргә һәм өметле фәнни тикшеренүләргә сорауга стимул бирү”, - диде Путин киберкуркынычсызлык буенча конгресста чыгышында.
Аның сүзләренчә программаның приоритетлары арасында – “сыгылмалы хокукый җайга салуны булдыру”.
“Ул тулысынча тармакның үзенчәлеген исәпкә алырга, тоткарламаска, цифрлы технологияләрнең үсешенә җитешеп барырга һәм гражданнарның икътисадый ирекләрен, милеген, куркынычсызлыгын, шәхси тормышын һәм пространствосын ышанычлы якларга тиеш”, - дип өстәде Россия дәүләте башлыгы.