Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов республика белән нефть компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында 2010 елгы килешүгә беркетмә имзаладылар.
Документ Татарстанда инвестицион мохитне яхшырту һәм сәнәгый мөмкинлекләрне арттыруга, республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән.
"Лукойл" ГАҖ 2010 елдан бирле Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын үткәрәю Сигез елда конкурска 5,5 мең проект килде, шуларның 1,1 меңе җиңүче булды. Гражданнар иницитиваларына юнәлдерелгән грантлар күләме 200 млн. сумга җитте.
Быел Татарстанда конкурс комиссиясенә 610 гариза килде. Грантлар фонды 25 млн. сум тәшкил итә.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин да булды.