РФ Финанс министрлыгы бюджет профициты буенча фаразын берничә тапкыр арттырды

2018 елның 19 октябре, җомга

РФ Финанс министрлыгы 2018 елга бюджет профициты буенча фаразын дүрт тапкырдан артыкка арттырды.

Бу хакта 2018 елга һәм 2019-2020 еллар чорына федераль бюджет турында законга төзәтмәләр проектында әйтелә. Документны норматив хокукый актлар проектларының федераль порталына урнаштырганнар.

Гамәлдәге законга уңай сальдоны 481,741 млрд. сум итеп салып калдырган булганнар. Хәзер ул 2,139 трлн. сум дәрәҗәсендә фаразлана.

Финанс министрлыгы 2018 елга федераль бюджетның гомуми керемнәре күләме элек көтелгән 17,073  трлн. сумга каршы 18,942 трлн. сум тәшкил итәр дип исәпли. Шулай итеп, фараз 1,869 трлн. сумга үсте.

Ләкин 212 млрд. сумга чыгымнарның да артуы фаразлана: 16,591 триллионнан 16,803 триллионга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International