Финанс министрлыгы Россиядә инфляциянең 2020 елда 4% планлы күрсәткеченнән чыгуы куркынычын күрми, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов.
"Энергия ресурсларына бәяләр төшү һәм безнең илгә валюта агымы кимү сәбәпле, әлбәттә, рубль курсы какшады, беренче чиратта чит ил товарларына бәяләр арту тенденциясе бар. Һәм Россия җитештерүчеләренең тиешле товарларына бәяләрнең тиешенчә артуы. Бүген кешеләрнең күбесе өйдә, читтән торып эшли. Азрак сарыф итәләр, сатып алу өчен кибетләргә азрак йөриләр. Һәм бу кулланучылар ихтыяҗының кимүе шулай ук кулланучылар бәяләренә йогынты ясый - кимү ягына. Шуңа күрә без инфляциянең безнең планлы күрсәткечләрдән чыгу куркынычын күрмибез. Исегезгә төшерәм, безнең максатчан күрсәткеч, инфляциянең максатчан ориентиры 4% тәшкил итә, һәм без инфляция бу чикләрдән чыкмаячак дип саныйбыз", - диде Силуанов "Россия-1" телеканалындагы Наилә Аскер-задәнең "Куркыныч вирус. Икътисад.” фильмында.
Ул ассызыклаганча, социаль бурычлар хөкүмәт өчен һичшиксез өстенлекле булып тора, аларны үтәү өчен акчалар мәҗбүри тәртиптә табылачак.
"Социаль йөкләмәләр - ул безнең өчен һичшиксез өстенлекле булып тора, алар һәрхәлдә үтәләчәк, һәм социаль йөкләмәләргә акчалар мәҗбүри тәртиптә табылачак. Без хәзер нефть-газ керемнәре кимүне компенсацияләп базарда ресурслар җәлеп итүне актив алып барабыз, чөнки пандемиянең, һичшиксез, икътисадый күрсәткечләргә йогынты ясавын күрәбез. Беренче чираттагы йөкләмәләргә акча бар. Без хәзер пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен кирәкле өстенлекле юнәлешләрдә ресурсларны туплыйбыз, һәм бу акчалар табылачак", - диде Силуанов.
Ул гражданнар тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен Россия икътисады кирәкле вакытка кадәр чикләүләр режимында яшәргә әзер, дип өстәде.
"Без вакыйгаларның мондый үсешенә, гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен күпме таләп ителсә, әлеге ситуациянең дәвам итүенә әзер. Гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен күпме акча кирәк булмасын, без моны эшләячәкбез. Ресурслар бездә җитәрлек, резервлар бар. Россия һәм дөнья икътисады моарчы булмаган яңа бурычларга тап булды. Хәзер без бик катлаулы вакытта эшлибез, әмма безгә кешеләргә ярдәмнең төгәл юнәлешләрен, эшкуарларга ярдәмнең төгәл юнәлешләрен билгеләргә һәм без хәзер очраша торган вакыйгалар нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметергә тырышырга кирәк", - диде Силуанов.