Финанс министрлыгы бюджетны уртача срокка планлаштыру өчен, шул исәптән алдагы елларда, президент юлламасын үтәүгә бәйле рәвештә, беренче чираттагы йөкләмәләрне ресурслар белән тәэмин итү өчен тәкъдимнәр әзерли, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов.
"Хәзер без шулай ук киләчәккә дә, уртача сроклы бюджет планлаштыруын тәэмин итүгә дә тәкъдимнәребезне әзерлибез, бу беренче чираттагы, шул исәптән агымдагы елда президент юлламаларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә гамәлгә керә башлаган йөкләмәләр, ресурслар белән агымдагы елда гына түгел, ә алдагы елларда да, озак сроклы перспективада да тәэмин ителсен өчен шулай эшләнә", - диде Силуанов "Россия-24" каналында Наилә Аскер-задәгә биргән интервьюсында.
"Беренче чираттагы йөкләмәләргә акча бар, без хәзер пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен кирәкле өстенлекле юнәлешләрдә ресурсларны концентрациялибез. Һәм бу акчалар табылачак", - дип билгеләде ул.
РФ Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга еллык юллама белән чыгыш ясады, анда ул россиялеләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча масштаблы чаралар эшләтеп җибәрүне игълан итте, шулай ук ил конституциясенә кайбер үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты.