Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Директорлар советы 2020 елның беренче яртыеллыгында компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясады, август аена бюджетын раслады.
Утырышта коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә уздырылган чаралар турында мәгълүмат тыңладылар. Пандемиягә каршы көрәш чорында гадәттән тыш хәлләргә карата оператив мөнәсәбәт булдыру тәҗрибәсе тупланган. Мөһим чаралардан: нефть чыгару, нефть эшкәртү объектларында һәм предприятиеләрендә социаль инфраструктура эшен тәэмин итәрлек резерв бригадалар булдыру; нефть чыгаруның үзкыйммәтен киметү, продукциянең өстенлекләрен конкурент арттыру чаралары, сату каналлар ы нарттыру һәм башкалар.
«Татнефть» элеккегечә үк медицина учреждениеләренә һәм социаль хезмәтләргә, шулай ук социаль якланмаган гражданнарга ярдәмен дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе пандемия вакытында җитештерүдә дә, үзе эшчәнлек алып баручы төбәкләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдә дә коронавирус инфекциясен профилактикалуга һәм таралуын кисәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә системалы алым кулланды. «Наил Өлфәт улы, Сезгә һәм сезнең командага рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорына мөрәҗәгать итеп. – Битлекләр тегү, дезинфекция чаралары чыгару тиз арада оештырылды, компания өчен генә түгел, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышы кешеләре өчен дә».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлегә вәзгыять һаман кискен кала. «Компаниядәге тәртипне сакларга кирәк», - диде ул.
Директорлар советы әгъзалары БМОның Глобаль шартнамәсе кысаларында «Чиста су һәм санитария»не тотрыклы үстерү буенча компания эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Гамәлгә ашырылучы проектлар компания өчен яңа мөмкинлекләр һәм яңа базар сегментларын ачачак.
Тагын утырышта компания эшчәнлеге турында башка мәсьәләләр дә каралды.