Ташламалы ипотека буенча беренче взнос 15%ка кадәр кимегән

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 27 июлендә «Гаилә ипотекасы», «Ерак Көнчыгыш ипотека» һәм «Ташламалы ипотека 6,5%» ташламалы ипотека программаларына үзгәрешләр кертелде. Әлеге программалар кысаларында бирелә торган ипотека кредитлары буенча башлангыч кертемнең 20% тан 15% ка кимүен күздә тота.

Моннан тыш, гамәлгә ашыру практикасын исәпкә алып, «Ташламалы ипотека 6,5 %» программасының заемщикларның, кредиторларның һәм «ДОМ.РФ» АҖнең үзара эшчәнлек тәртибен камилләштерүгә юнәлдерелгән аерым нигезләмәләре төгәлләштерелде. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча Россия Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. «Ташламалы ипотека буенча беренчел кертемнең кимүе торак сатып алуны, беренче тапкыр үз торагын сатып алган яшь гаиләләр өчен, шул исәптән ана капиталы акчасын кулланып, сатып алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте финанслар министры урынбасары А.В. Моисеев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International