Россия Финанс министрлыгы төбәкләргә ярдәм итүгә икенче транш күчерде

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2020 елның 31 июлендә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Россия төбәкләренең керемнәрен киметүне компенсацияләү өчен 100 млрд сум күләмендә икенче ярдәм траншын күчерде.

2020 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, майда бирелгән 100 млрд сум күләмендәге акчаны керемнәре алдагы елга караганда кимрәк булган РФ субъектларына җибәрәчәкләр. Дотация күләме региональ бюджетларның беренче чираттагы чыгымнарын финанслау кирәклеген исәпкә алып билгеләнде.

Мондый чара яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, икътисади хәлнең начараюы шартларында РФ субъектларының консолидацияләнгән бюджетларын балансларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International