Россия Финанс министрлыгы транспорт салымын гамәлдән чыгаруны максатка ярашлы түгел дип саный

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Транспорт салымы региональ һәм җирле бюджетларның керем базасын шактый дәрәҗәдә формалаштыручы региональ салым булып тора. Моннан тыш, нефть продуктларына акцизлар белән беррәттән транспорт салымы юл фондларын формалаштыру чыганакларының берсе.

Әлеге салым җыелуның югары коэффициентын күрсәтә. 2019 елда транспорт салымы буенча исәпләнгән 179,6 млрд сумга 175,1 млрд сум кергән.

Һәр регион әлеге салым ставкасын мөстәкыйль билгеләргә, аны түләү тәртибен һәм вакытын билгеләргә хокуклы. Моннан тыш, транспорт салымын билгеләгәндә субъектлар салым ташламалары һәм аларны салым түләүче тарафыннан файдалану өчен нигезләр кертергә мөмкин. Транспорт салымын гамәлдән чыгару юл фондларын формалаштыруга юнәлтелә торган төбәк бюджетлары керемнәренең кимүенә китерәчәк, бу федераль бюджеттан тиешле компенсация таләп итәчәк. Үз чиратында, ягулыкка акцизлар хисабына төшеп калган керемнәрне компенсацияләү идеясе тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ягулыкка акциз ставкасының шактый артуы барлык товарларга да бәяләр артуга китерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International