Россия Финанс министрлыгы төбәкләргә ярдәмгә акча күчерде

2020 елның 20 ноябре, җомга

РФ Президенты йөкләмәсе буенча, пандемиягә бәйле рәвештә, РФ Финанс министрлыгы дотация төбәкләренә, керемнәрен киметүне компенсацияләү өчен, 80 млрд сум күләмендә акча күчергән. Акча 39 субъектка, шулай ук Байконур шәһәренә социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен җибәрелгән

2020 елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәре кимегән төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтелгән, ул региональ бюджетларның беренче чираттагы чыгымнары өлешен керемнәр күләменә коэффициентка төзәтелгән.

Финанс ярдәмен бюджет тәэмин ителеше 1,5 дәрәҗәсеннән кимрәк булган субъектлар алачак . Бу аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Дотацияләрне бүлү алымнары РФ Хөкүмәте утырышында хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International