Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең 10 томлык җыентыгы турында

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

2025 елның февралендә Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узган Ислам оешмасы илләре мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча XIII конференциясендә Казанга «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» дигән мактаулы статус бирелде.

Мөһим вакыйганы бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе күренекле татар дин белгече һәм тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең 10 томлык җыентыгын бастырып чыгару эшен алып бара.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 6,9 млн. сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International