Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә ТР финанс министырының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов да катнашты.

Киңәшмәне ачып, Алексей Песошин ел саен Юлламаны гамәлгә ашыру максатында республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча Хөкүмәт эшчәнлегенең комплекслы планы формалаштырыла, дип билгеләде.

Аның сүзләренчә, план чаралары икътисад һәм социаль өлкәдән тыш, гомуми сәяси юнәлешкә дә кагыла. Аерым алганда, идарә итү процессына гражданнарны җәлеп итүгә, Татарстан халыкларының мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклауга аерым игътибар ителә.

ТР Хөкүмәте эшчәнлегенең комплекслы планы турында җентекләп, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.Ул хәбәр иткәнчә, комплекслы план ТР Президентының 54 йөкләмәсен гамәлгә ашыру максатында 214 чараны үз эченә ала.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева социаль өлкәне үстерү буенча чаралар турында сөйләде. Алар арасында – халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, фәкыйрьлекне бетерү, профсоюзлар линияләре буенча эшләр һәм башка бурычлар.

Шулай ук Юлламада билгеләнгән төп юнәлешләр исәбенә икътисадны цифрлаштыру, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын үстерү кергән. Бу темаларның һәркайсы буенча тармак министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International