Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 26 ноябрьдә узачак

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 26 ноябрьдә иртәнге  сәгать 10да булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 30 мәсьәләне, шул исәптән 12 республика закон проектын һәм тугыз федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе - 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында икенче укылышка әзерләнгән закон проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International