14 декабрьдә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 дән башлап кичкә сигезгә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия Гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Пушкин урамы, 37нче йорт.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1.Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү; 2.Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзү һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетын үтәүне тәэмин итү;

3.Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзү.

Гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген үтәү һәм яңа коронавируслы инфекциянең(COVID-19) таралуын булдырмау максатларында кабул итүгә алдан язылу мәҗбүри.

Кабул итүгә  8(843) 264-79-91 телефоны буенча алдан язылып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International