Россия Финанс министрлыгы агымдагы елда таҗлы вирус инфекциясен ачыклауда һәм дәвалауда ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне гамәлгә ашыруга субъектлар бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен 10 млрд сум күләмендә акча күчерде.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Хөкүмәтнең резерв фондыннан бүлеп бирелгән акча 84 субъектка юнәлтелгән. Дотацияләр төбәкләр арасында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 415 санлы карары нигезендә, элек субъектларда җитештерелгән медицина хезмәткәрләренә түләү күләменең исәп-хисап өлешеннән чыгып бүленгән.
Медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүне элегрәк Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.