Рәсми сайтта республика финанс органнары коллегиясе утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 18 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов катнашачак. Утырышның онлайн-трансляциясе Рәсми сайтында була.

Утырышта катнашучылар 2020 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының үтәлеше нәтиҗәләрен караячаклар һәм 2021 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларын билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International