РФ Финанс министры Антон Силуанов Татарстан Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәте идарәсенең һәм республика буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты. Елга йомгак ясап, министр билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасы гадәттәгечә РФ субъектларының социаль-икътисадый үсеше һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча алда бара».
Утырыш барышында министр милли максатларга ирешү күп очракта регионнарга бәйле булуын искәртте. Субъектлар милли проектларны үтәүгә юнәлтелергә тиеш. "Барлык финанс, закон чыгару, административ ресурслар моңарга тупланырга тиеш", - дип белдерде ул.
Үз чиратында, министр, бюджетка үзгәрешләр кертүнең гадиләштерелгән тәртибе, субъектлар өчен үтемле кредитлардан файдалану мөмкинлекләре һәм сатып алулар уздыруның гадиләштерелгән процедурасын куллану кебек федераль үзәк тарафыннан ярдәм итү чараларын билгеләп үтте.
Антон Силуанов төбәкләргә милли максатларны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларының оператив үзләштерелергә тиешлегенә аерым игътибар бирде. "Бюджет чараларын мөмкин кадәр тизрәк кулланырга кирәк, алар узган ел ахырына кадәр ятмасын өчен, еш кына күрәбез, һәм хәзер ничек бара: акчалар ята, файдаланылмый, ел ахырында аларны кая урнаштырырга икәнен эзлибез. Бу булырга тиеш түгел. Аларны тизрәк эшкә җигәргә, контрактлар, килешүләр төзергә, икътисадка тизрәк чыгарырга кирәк, алар анда эшләсеннәр, икътисадый үсеш бирсеннәр иде", - диде ул.