Регионнарны газлаштыру программасын финанслау механизмы әзерләнде

2020 елның 11 декабре, җомга

Россия Финанс министрлыгы Россия Энергетика министрлыгы һәм «Газпром» ГАҖ белән берлектә, Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыклары нигезендә, Россия төбәкләрен газлаштыру программасын үтәүгә юнәлтелгән проектларга өстәмә финанслау җәлеп итү механизмын эшләде.

Тиешле карар проекты РФ Хөкүмәтенә кертелде инде. Күрсәтелгән механизм «Газпром» ГАҖ проектларына вакыты чикләнмәгән облигацияләр инструментын куллану юлы белән базар инвесторлары акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу дәүләт компаниясенә бурыч йөкләнешенең оптималь дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. «Газпром» ГАҖ кыйммәтле кәгазьләр базары турындагы Россия законнары белән каралган күрсәтелгән түләүдән баш тарту хокукын кулланган очракта, компания облигацияләре буенча купон түләүне субсидияләүне Россия Энергетика министрлыгы башкарачак.

Мондый субсидияләр бирү кагыйдәләре - РФ Хөкүмәтенә кертелгән карар проектының бер өлеше. Тәкъдим ителгән чаралар ил халкын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле һәм икътисадый нәтиҗәле системасын булдырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, алар корпоратив облигацияләрнең, шул исәптән вакыты булмаганнарның җәлеп итүчәнлеген арттырачак - мондый максат икътисадны торгызу буенча гомуммилли планда куелган.

Шундый ук механизм Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Транспорт министрлыгы һәм «Россия тимер юллары» АҖ белән берлектә эшләнгән һәм 2020 елның сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International