«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2020 елның унбер аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, гыйнвар аена, беренче кварталга һәм тулаем 2021 елга бюджет расланды.

2021 елга бюджет проекты бәяләр барлыкка китерүнең иң зур потенциалына ия булган бизнес-юнәлешләрне үстерүне, социаль программаларны тормышка ашыруны һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм углерод эзен киметү буенча чараларны үз эченә ала.

Директорлар советы 2020 елга геологик разведка эшләре программасының үтәлеше турында мәгълүмат тыңлады. Агымдагы елда «Татнефть» төркеме буенча планлаштырылган чаралар арасында 11 эзләү-разведка скважинасы борауланган һәм үзләштерелгән, шуларның 7се – Татарстан Республикасы чикләрендә. Самара өлкәсендә ике ятма ачылган. Аеруча үзле нефть ятмаларында перспективалы структураларны әзерләү өчен 152 бәяләү скважинасы борауланган. Шулай ук Ненец автономияле округында, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә планлы геологик тикшерү эшләре үткәрелгән. Идел-Урал төбәгендә Савицк һәм Оренбург өлкәсенең Журавлевка лицензион участокларында кыен чыгарыла торган запасларны эшкәртү өчен 2020 елның июнендә «Татнефть», «Газпромнефть» һәм «Лукойл» компанияләренең уртак предприятиесе оештырыла. Хәзерге вакытта Савицк участогында 3D сейсмик разведка башкарылган, беренче эзләү-бәяләү скважинасы борауланган, Журавлевка участогында эзләнү скважинасы борауланган. Перспектив объектларны үзләштерү 2021 елга билгеләнгән. Ятмаларны тәҗрибә-сәнәгый эшкәртүне 2024 елда башлау планлаштырыла. Директорлар советы 2021 елга геологик разведка эшләре программасын хуплады.

Утырышта Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру статусы һәм аның көтелүче күрсәткечләре каралды. Тышкы шартларның сизелерлек үзгәрүе, яңа өндәүләр һәм мөмкинлекләр барлыкка килү сәбәпле, 2021 елда компания стратегиясен актуальләштерү турында карар кабул ителгән. Анда глобаль экологик һәм климатик шартларның көчәюен, бәя фаразларының үзгәрүен, шулай ук нефть чыгару буенча пандемия һәм өстәмә тышкы чикләүләр белән бәйле кризис чорында киметелгән бәяне торгызу буенча гамәлләр һәм максатлар чагылыш табачак.

Директорлар советы «Татнефть» төркемендә нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре системасын гамәлгә кертү барышы белән танышты, аны алга таба үстерү планын һәм тотрыклы үсеш максатлары белән интеграция инициативасын хуплады.

Утырышта катнашучылар 2030 елга кадәр «Татнефть» төркеме персоналы белән идарә итү стратегиясен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен карадылар һәм хупладылар. HR-функцияләрне алга таба трансформацияләү «Татнефть» төркеменең HR-брендын көчәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, хезмәт ресурсларын алдан планлаштыру һәм компенсация стратегияләрен трансформацияләү исәбенә арттыру, компетенцияләрнең, карьера маршрутларының, рекрутингның мобильлеген үстерү, катнашу системасын формалаштыру буенча максатчан программалар һ.б. белән бәйле булачак. Проектларның аерым портфеле белән HR-функцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча инициативалар планлаштырылган.

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

Рөстәм Миңнеханов Директорлар советына катлаулы шартларда эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, Идарә әгъзаларына һәм «Татнефть» коллективына рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International