Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Теләкләр чыршысы» исемле яңа елга багышланган ирекле акциядә катнашты.

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Радик Гайзатуллин тугыз яшьлек Владислав Павловның теләген тормышка ашырды, ул планшет турында хыялланган иде.

«Теләкләр чыршысы» – «Минем белән бергә хыяллан» исемле Россия күләмендәге хәйрия проектының яңа ел бәйрәмнәрендә уздыручы махсус акциясе.

Катнашу өчен ирекле булган әлеге акция Татарстанда Яңа елга хәтле дәвам итәчәк. Анда катнашып кемнедер бәхетле итү өчен елкажеланий.рф сайтына онлайн кереп берәүнең хыялын тормышка ашырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International