Республикада 4 индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк булдыру буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:
- «Алабуга» МИЗ» – 23 резидент;
- «Алабуга-2. Нефть химиясе» – 10 резидент;
- «ИнноПарк» – 14 резидент;
- «Лаеш» – 8 резидент;
- «Этилен-600» – 3 резидент.
2025 ел йомгаклары буенча инвестиция проектлары паспортларында билгеләнгән күрсәткечләр (тулаем керем, резидентлар һәм югары җитештерүчән эш урыннары саны, тулаем өстәлгән бәя) үтәлде.
Шулай ук индустриаль парклар резидентларының федераль бюджетка салым һәм таможня түләүләре һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым керемнәре күрсәткечләре дә үтәлә. 2025 ел йомгаклары буенча парклар резидентлары тарафыннан федераль бюджетка 137 467,5 млн. сум күләмендә салым һәм җыемнар күчерелде, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына – 28 651,0 млн. сум керде.
Инвестиция проектлары паспортларында билгеләнгән күрсәткечләрне үтәү индустриаль парклар һәм югары технологияләр өлкәсендә технопарк инфраструктурасы объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә чыгымнарны федераль бюджет акчалары исәбеннән вакытында һәм тулысынча каплауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.