2020 елда төбәк бюджетларының төшеп калган керемнәре күләме дүрт тапкырга диярлек, 220 млрд сумга кадәр кимеде. Бу хакта Гайдар форумында РФ финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин белдерде.
"Бюджетлар формалаштырганда һәм кризисның бюджет хокук мөнәсәбәтләренә, 2020 ел бюджетларын формалаштыруга йогынтысы дәрәҗәсен бәяләгәндә, без төшеп калган керемнәрнең 800-850 млрд сум дәрәҗәсендә булачагын фаразладык. Хәзер без бу күрсәткечнең шактый тотрыклырак булуын күрәбез. Керем базасының кимүе 220 млрд сум дәрәҗәсендә формалаша. Ягъни 2020 елның беренче кварталында планлаштырганга караганда 4 тапкырга диярлек кимрәк", - диде Горнин.
Аның сүзләренчә, федерациянең 45 субъектында салым керемнәре 2019 ел белән чагыштырганда арткан. Горнин билгеләп үткәнчә, 2021 елда төбәк бюджетларына ярдәм итү дәвам итәчәк. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда төбәкләргә финанс ярдәме күләме якынча 300 млрд сум тәшкил иткән.
Гайдар форумы - икътисад өлкәсендә ел саен уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция, ул 2010 елдан бирле уздырыла. Форумны РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС), Е.Т.Гайдар исемендәге Икътисади сәясәт институты оештыра. ТАСС форумның генераль мәгълүмати партнеры булып тора.