2020 елда төбәк автоюлларында юл эшләре программасы нигезендә 61,746 км юл, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелгән, гамәлдәге төбәк челтәрнең 371,6 км юлы, 6 күпере ремонтланган

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш «Сәйдәш» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. Коллегия башланыр алдыннан фойеда транспорт өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.

Коллегия утырышы, гадәттәгечә, 2020 елга республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фильм күрсәтүдән башланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

Фаразланган мәгълүматларга караганда, 2020 елда Татарстан «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында 2 643,8 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38,5% ка кимрәк (2019 елда – 4 301,8 мең кеше).

Шәһәр яны тимер юл транспортында 2020 елның 1 гыйнварына 113 маршрут оештырылган. Чикләүләр чорында 46 маршрут эшен дәвам иткщн. Ел нәтиҗәләре буенча 113 маршрутның 105е торгызылган, шул ук вакытта 8 маршрутка бүген дә ихтыяҗ юк. 5,032 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 75,7% тәшкил итә (2019 елда 6,65 млн пассажир). Җибәрелгән пассажирлар саны кимү Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатларында гамәлдә булган чикләүләргә бәйле. Моның өчен республика территориясе буенча шәһәр яны пассажир поездлары хәрәкәте вакытлыча туктатылып торды, моннан тыш, чикләүләр чорында эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләрен, шул исәптән субъектлар арасында, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә йөртүдә чикләүләр булды. Республика буенча тимер юл транспортының йөк әйләнеше өлешендә 15,75 млн тонна йөк ташылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 1,2%ка артыграк.

2020 ел навигациясе өчен Идел елгасы буенча шәһәр яны буенча 209,16 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2019 ел белән чагыштырганда 4,5% кимегән). Зеленодольск - Түбән Вязовые кичүендә – 102,05 мең пассажир – 2019 ел белән чагыштырганда 61,7%ка артык. Кама елгасы буенча шәһәр яны буенча 6,04 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2019 ел белән чагыштырганда 14%ка кимегән).

Узган елда республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 157,6 млн пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган ел белән чагыштырганда 27,2%ка кимрәк.

2020 елда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәкләргә пассажир транспортын яңартуда ярдәм итә башлаган. Казан агломерациясе тарафыннан «ПАТП-2» МУП һәм «ПАТП-4» МУП өчен 73 зур класслы автобус сатып алынган.

Бүлеп бирелгән акчалар хисабына 2020 елда төбәк автоюлларында юл эшләре программасы нигезендә 61,746 км юл, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелгән, гамәлдәге төбәк челтәрнең 371,6 км юлы, 6 күпере ремонтланган. Республикада 10 авыл торак пункты 27 км озынлыктагы каты өслекле юллар белән тоташтырылды, 46 мәктәп маршрутында транспорт-эксплуатация шартлары арттырылган. Шулай ук бакчачылык ширкәтләренә гомуми озынлыгы 17,1 км булган 22 керү юлы төзелгән.

2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Илкүләм проект буенча 261,6 км юл төзекләндерелгән, юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар башкарылган, шул исәптән: 13 светофор объекты, 31 ясалма тигезсезлек, 8 167 метр җәяүлеләр өчен койма, 12 890 барьерлы койма, 53 тукталыш маршрут транспорт чаралары пункты, 3 405 юл тамгасы урнаштырылган.

Агымдагы елга төп бурычлар арасында министр тимер юл транспорты өлкәсендә - Казанда боҗра тимер юл элемтәсен оештыруны, «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төененең төзү-монтаж эшләрен башлап җибәрүне атады.

Һава транспорты өлкәсендә агымдагы елга карата бурычлар арасында Фәрит Хәнифов «Казан «халыкара аэропорты» АҖнең 2050 елга кадәр үсеш мастер-планын эшләүне, «Волга-Днепр» компанияләр төркеме һәм «Казан» аэропорты белән берлектә йөк транспорт төененен булдыру проектын гамәлгә ашыру, 2021 елда Россия Федерациясе территориясендә төбәк авиапассажирлар йөртүне субсидияләү программасын гамәлгә ашыруда катнашуны дәвам итүне билгеләп үтте. Шулай ук «Бигеш» аэропорты комплексын реконструкцияләү проектының икенче чиратын гамәлгә ашыруны төгәлләү планлаштырыла.

Су транспорты өлкәсендә төп бурыч – 2021 елда пассажирлар навигациясенә әзерлек һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итү.

Фәрит Хәнифов юллар хуҗалыгы мәсьәләләренә аерым тукталды. Агымдагы елда Шәле (М-7) – Баулы (М-5) 299 км озынлыкта, М-7 «Идел» Мәскәү-Владимир-Түбән Новгород-Казан-Уфа автоюллары, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу участогында 88,9 км озынлыкта, М-12 «Мәскәү- Түбән Новгород-Казан» М-142 км озынлыкта төзеләчәк. Торак пунктларда 1 млрд. сумлык вак таш-ком катнашмасыннан юл-урам челтәре норматив хәлгә китереләчәк, 1 млрд. сумлык торак пунктлардагы урамнарның гамәлдәге асфальт-бетон катламы ремонтланачак.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга килгәндә, министр сүзләренчә, агымдагы елда билгеләнгән максатлар һәм күрсәткечләр үтәләчәк. 2021 елга финанслауның гомуми суммасы 4,1 млрд. сум тәшкил иткән.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Ленар Сафин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International