Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 гыйнварына - 2 149,1 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 97,4%ын тәшкил иткән.
Милли проектлар буенча чыгымнарны үтәү түбәндәгеләрне тәшкил итә:
«Торак һәм шәһәр мохите» - 99,7 %;
магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең комплекслы планы (транспорт өлеше) - 99,4 %;
«Фән» - 99,2 %;
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - 98,8 %;
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» - 98,7 %;
«Мәдәният» - 98,5 %;
«Демография» - 98,0 %;
«Халыкара кооперация һәм экспорт» - 97,6 %;
«Экология» - 97,6 %;
«Саннар икътисады» - 97,0 %;
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» - 96,9 %;
“Сәламәтлек саклау” - 96,2 %;
“Мәгариф” - 86,4 %.