Демпфер кулланучылар өчен ягулыкка бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәчәк

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Демопфер исәбенә биржада ягулыкка күпләп сату бәяләренең артуы бер - ике ай дәвамында юкка чыгачак, бу кулланучылар өчен бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәчәк. Ягулыкка бәяләр үсеше агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсеннән артмас дип көтәбез.

2018 елда демпфер механизмы эшләнде, ул нефтькә бәяләр дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә АЗС ваклап сату станцияләрендә кулланучылар өчен тотрыклы бәяләрне тәэмин итүдән гыйбарәт. Ул ягулык бәясен тигезләү рәвешендә тәэсир итә, чөнки нефть бәяләре күтәрелгәндә компания эчке базарда ягулыкның ваклап сату бәясен инфляциядән югары арттырмау өчен бюджеттан субсидия ала. Демпфер механизмы узган елларда үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде - 2019-2020 елларда АЗС ка бәяләр үсеше 3% тан артмады, бу соңгы берничә елда иң түбән күрсәткечләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International