Бүген, 2021 елның 3 февралендә, Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2020 елда эшенә йомгаклар ясалды. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Ирина Викторовна Ерашова 2020 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эше нәтиҗәләре турында сөйләде.
Видеоконференция режимында комиссия утырышында катнашкан Казначылык Департаменты директоры урынбасары Сергей Александрович Пипуныров 2020 елда «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» 05.04.2013 № 44-ФЗ Федераль законының үтәлеше турында сөйләде.
Бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны эчке финанс контролен гамәлгә ашыру, өстенлекле милли проектларны һәм коррупциячел хокук бозуларны ачыклау максатында Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда законнарның үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында казначылык департаменты директоры урынбасары Альберт Әгъләм улы Садретдинов җентекләп сөйләде.
Шулай ук утырыш барышында комиссия секретаре - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Елена Владиславна Куракина Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының законнар нигезендә «Коррупциягә каршы тору» бүлеген тулыландыру эшен оештыру турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 04 апрелендәге 225 номерлы «Дәүләт башкарма органнары рәсми сайтларын урнаштыруга һәм тулыландыруга бердәм таләпләрне раслау турында» докладлар белән чыгыш ясады