Татарстан Республикасында 2021 елда кимендә 2 млн 670 мең кв. метр торак төзү бурычы тора. Якынча 10%ын, ягъни бу күләмнең 280 мең кв. метрын социаль ипотека тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Мараи Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 161 йорттан (Арча – 1, Актаныш – 4, Балтач – 1, Бөгелмә – 1, Казан – 2, Чаллы – 1, Түбән Кама – 2) 1 313 фатирлык 12 йорт тапшырылган.
Төзелеш стадиясендә булган күп фатирлы торак йортларның 71 социаль ипотека йорты (мәйданы – 53,5 мең кв. метр) әзер диярлек.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча агымдагы елда файдалануга тапшыру планлаштырылган 164 йортның 19ы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 1 млн 200 мең кв. метр.
Калган 145 йорт арасыннан 43 йорт әзер диярлек (70%-100%); 53 йорт уртача әзерлектә (30%-70%); 49 йорт 30%тан да кимрәк әзерлектә (0%-30%).
913 йорт индивидуаль торак төзелеше кысаларында төзелгән. Бу елга планнарда – 8 330 йорт.
Гомумән алганда, бүгенгә торак төзелеше планы 10,5%ка үтәлгән, дип хәбәр итте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Аннары ул аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы турында сөйләде. Бу максатларга 2021 елда 1 миллиард 200 миллион сум акча бүлеп бирелә. Быел 739 гаилә торак алырга тиеш. Алучыларның иң күп санлы категориясе – ятим балалар: исемлектә 636 кеше. Быел торак сатып алуга субсидия алучылар исемлегенә 49 яшь гаилә кертелгән. Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 45 күп балалы гаилә, шулай ук мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясеннән 9 граждан торак сертификатларын алырга тиеш.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада торак 2030 елга кадәр булган төзелеш планы нигезендә төзелә.
Ул муниципаль берәмлекләр буенча торак тапшыру турында җентекләбрәк сөйләде.
"Торак төзелеше күләмен арттыру өчен төп шарт – муниципаль берәмлекләрне төзелеш документлары белән тәэмин итү", - диде Марат Айзатуллин.
Министр шулай ук төзелеш тармагында хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлنخا турында да сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе агымдагы елда объектларга тикшерү белән 83 тапкыр чыккан. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 30 мең сумлык бер генә карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан СҖОда әгъза булган 95 оешмага тикшерү үткәрелгән.
Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ел башыннан 194 тикшерү узган – аларны Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ТР БИТИ) үткәргән.