Дәүләт Советы транспорт салымы буенча ташламалар бирүнең гаризасыз тәртибе билгеләнгән закон кабул итте

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының  6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

Россия Федерациясе Салым кодексының 361.1 статьясындагы 3 пунктының тугызынчы абзацында (2020 елның 23 ноябрендәге 374-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) транспорт салымы буенча ташламалар бирүнең гаризасыз тәртибе билгеләнгән. Транспорт салымы ташламасына хокукы булган салым түләүче физик зат салым органына салым ташламасын бирү турында гариза тапшырмаган яисә аны кулланудан баш тарткан булса, салым түләүченең салым ташламасына хокукын раслый торган тиешле белешмәләре булган органнардан һәм башка затлардан алынган белешмәләргә нигезләнеп, салым органнары тарафыннан бирелә. Ташлама салым түләүче физик затның салым ташламасына хокукы барлыкка килгән салым чорыннан башлап бирелә.

«Транспорт салымы турында» 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының  6 статьясында транспорт салымы буенча ташламалар билгеләнгән. Шул ук вакытта салым түләүче физик затның салым салынырга тиешле берничә транспорт чарасы булса, салым ташламасы салым түләүче сайлавы буенча транспорт чарасының берсенә бирелә, дип каралган.

Салым ташламасына хокукы булган салым түләүче физик затның берничә транспорт чарасы булганда транспорт салымы буенча ташламаны гаризасыз тәртиптә бирү законнар белән җайга салынмаган.

Моңа бәйле рәвештә 24-ТРЗ номерлы Законга яңа нигезләмә кертү тәкъдим ителә. Анда каралганча, ташламага хокукы булган салым түләүче физик зат сайлап алынган транспорт чарасы турында хәбәрнамә тапшырмаган булса, салым ташламасы исәпләнгән салым суммасы максималь булган транспорт чарасына кагылышлы бирелә.

Татарстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча ташламалар саны 19 меңнән артык кеше ташламага хокуклы, шуларның 2 меңе бер транспорт чарасына ия. Транспорт салымы буенча ташламалардан түбәндәгеләр файдалана ала: Чернобыль фаҗигасе аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, двигатель егәрлеге 100 ат көченә кадәр булган автомобильләр милкендә булган I һәм II төркем инвалидлары (73,55 кВтка кадәр) һәм башкалар.

Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим ителгән закон проектын беренче һәм өченче укылышта хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International