Балалы гаиләләрнең шәхси йортлар төзелешенә ташламалы ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Хөкүмәт карарының мондый проектын Россия Финанс министрлыгы иҗтимагый фикер алышу өчен әзерләде һәм урнаштырды.
Үзгәрешләрне "Елына 6%ка гаилә ипотекасы" программасына кертергә тәкъдим ителә. Сүз торак йортлар төзү яки булган кишәрлектә шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга бирелә торган ипотека кредитлары турында бара.
«Программаны киңәйтү балалары булган гаиләләрнең күбесенә үз торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев. - Моннан тыш, индивидуаль торак төзелешенә процент ставкасын киметү бу юнәлешкә яңа этәргеч бирәчәк».
Программа гамәлдә вакытта 344,3 млрд сумлык 129,4 мең кредит бирелгән. Шул исәптән 2020 елда 214,9 млрд сумга 78,8 мең кредит бирелгән. Федераль бюджеттан субсидия 6,3 млрд сумга бирелгән, шуларның 2020 елда - 4,9 млрд сумы.
Хөкүмәтнең карар проектына сылтама: