2030 елда Татарстан үсеше стратегиясе нигезендә ТТП 5 трлн сум тәшкил итәргә тиеш

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясе белән танышты, аның барышында үз казанышларын Татарстан предприятиеләре, инновацион продуктлар һәм цифрлы системалар эшләүчеләр тәкъдир итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2020 ел пандемия өлкәсендә дә, икътисадый ситуация өлкәсендә дә бик катлаулы булды.

Ул ил җитәкчелегенә халыкка, эре бизнеска, кече һәм урта эшмәкәрләргә күрсәтелгән ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде. "Республика Икътисад министрлыгын аерым билгеләп үтәсем килә, ул социаль-икътисадый мониторинг комитетына кушып шактый көчәйде. Әлеге аналитик үзәк безгә эшләргә һәм нәтиҗәлерәк планлаштырырга ярдәм итәчәк», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International